Нурания Кубаш

Страна: Россия

Окончив Арское педучилище, затем Казанский пединститут, преподавала в школе, с детства пристрастилась к чтению книг.
В школьные годы в районной газете, в студенческие в республиканской «Татарстан яшьлэре», увидели свет несколько моих стихотворений. Когда начала работать в школе, тягу к литературному творчеству заменили уроки литературы, где ты и сценарист, и режиссер, и актер.
Но после трагического поворота судьбы (умер мой 27 летний сын) ,я вновь вернулась к творчеству.
В районной газете, в газете «Янарыш» (г. Ижевск), в республиканских журналах «Сююмбике», «Казан утлары» напечатаны несколько моих рассказов. В 2008 г. В Казани вышла моя книга под названием “Мутанты”.


Country: Russia

I graduated from the Arsk Pedagogical School, and the Kazan Pedagogical Institute, since then I have been teaching Russian language and literature at school.
In my childhood I was addicted to reading books. Several of my poems were published in the regional newspaper (during my school years) and in the repulican newspaper “Tatarstan Yashlare” (“Youth of Tatarstan”) (during my studies at the university).
When I started working at school, the drive to literary creativity was replaced by literature lessons, where you are a screenwriter, a director, and an actor at the same time.
But after a tragic twist of fate (my 27-year-old son died), I returned to my work as a novelist.
My book of stories called “Mutants” was published in Kazan in 2008. Several of my stories have been published in the regional newspaper, in the newspaper “Syuyumbike”, and “Kazan Utlary” (“Lights of Kazan”)


Отрывок из рассказа ““Сөйли, җырлый, сагына торган…” материя”

Вакыт – вакыт көчәеп  каршыга искән  ачы җил йөзләрне кисә, сулышны томалый, аяктан ега. Гәүдәне турайтыр хәл юк, үзеңнән – үзе бөкрәясең, котырынган җилдән җиргә капланып котыласы килә. Тик… капланып кара -әнә ике яктан һау-һаулаган бозау кадәр этләре белән (әйтерсең монда качып китәргә була) конвоирлар төркемне алга каулый.

Ниһаять, җил чак кына басылгандай булды. Аякларын сөйрәрлек тә хәле калмаган хатын, җәзаланып барган җиреннән беренче тапкыр башын күтәреп, тирә- ягына күз салды. Ярабби!  Иксез-чиксез киңлектә  шәрә табигать. Күзне иркәләрлек бер генә яфрак та юк. Ни куак, ни алама гына булса да бер агач кисәге күренми, үләнгә охшаган фәкыйрь үсемлекләр җиргә шул кадәр дә сырышкан, аларны хәтта нинди көчле җил дә, кузгата, тибрәтә алмый. Бары тик каядыр бик еракта  тау тезмәләренең кар каплаган түбәләре ялтырап тора. Тирә-яктагы үле бушлыктан җан өшеп китә, күңелне аңлатып бирә алмаслык төшенкелек били, сагыш баса.

Хатын бу җирләр турында кайчандыр укыганнарын исенә төшерде. Ураган көченә җитә торган аяусыз җилләрне (вест-норд-вест -көнбатыш-төньяк- көнбатыш җилләрен) Баренец диңгезе белән Карск диңгезе арасындагы климат үзенчәлекләре һәм температура аермалыклары тудыра. Бу- җелеккә төшәрдәй зәмһәрир суыклар, мәңгелек бозлар, ураганнар хөкем сөргән тәмуг. Монда табигать иҗат та итми, җимерми дә (вафат булсаң, гәүдәң черемәячәк). Бу – үлем иле. Үлем иленә рәхим итегез!

Газаплы уйларыннан котылырга теләп булса кирәк, хатын   үткәннәрен      уйлый башлады. Ә үткәннәре әнә генә, кул сузымында гына, экрандагыдай күз алдына киләләр

Кешеләрнең яңа җәмгыять төзү белән мәшгуль бер чоры иде бу.

Хакимият башында торган “Прагматиклар” фиркасе бу юлы да сайлауларда җиңеп чыкты. Хәер, прагматикларның җиңәсе праймериз вакытында ук күренде инде. “Капитал”, “Оптиматы”(борынгы Римда аристократлар партиясе),  “Salus populi suprema lex”(җәмгыять өчен файда – иң югары канун) кебек вак-төяк фиркалар 10% та тавыш җыя алмадылар.Прагматикларның өстен чыгуы урынлы, чөнки,беренчедән, алар хакимият башында торганлыктан, сайлауларда җиңү өчен хөкүмәтнең барлык ресурсларын, рычагларын куллану мөмкинлегенә ия булсалар, икенчедән, аларның платформалары, чынбарлыктагы вәзгыятьне искиткеч төгәллек белән анализлап, сайлаучыларның алардан ни көткәнен  исәпләп төзелгән иде.

Шулай итеп сайлаулар үткәрүнең  барлык нечкәлекләрен исәпкә алып эшләнгән стратегия; хакимият партиясе кандидатларының харизматиклылыгын, уңышлы имиджын булдыру өстендә көч куюга зур акчалар бәрабәренә чит илләрдән яшерен рәвештә консультантлар яллау,барлык информация чаралары аша алып барылган пропаганда һәм дә инде дәүләт һәм компанияләрнең тыгыз бәйләнеше, финанс элемтәләре – болар барысы да прагматикларны җиңүгә китерде.

Элеонора, шәһәр  судьясы, шушы фирка әгъзасы. Әгъзасы дип кенә әйтү аз, фирканың җәмгыятьтә югары катлам тәшкил иткән элитасына керә иде ул. Менә хәзер аның  сайлаудагы җиңүне билгеләп үткән мәҗлестән кайтып барышы. Үзйөрешле аквамобильнең (ярты гасыр элек электромобиль дип аталган җиңел машиналар күптән инде суны таркатып алынган водород энергиясе хисабына йөриләр ) чак кына тирбәлгән йомшак кәнәфиенә ярым ятып, күзләрен йомган хәлдә, хатын бераз черем итеп алды. Ардырган иде, чөнки шәһәрнең иң бай ресторанында уздырылган бу мәҗлескә кичен, эштән соң җыелдылар. Хәер, залның күркәм бизәлеше, өстәлләрнең затлы эчемлек, ризыклардан сыгылып торуы, дәртле музыка, тантанага җыелучыларның шатлыклы йөзләре – барысы да эйфория атмосферасы тудырганга, Элеонора да күмәк бәйрәмгә кушылып киткәндәй булды. Кайтырга чыккач кына, ару-талу үзен сиздерде. Юлы ерак әле. Алар – хәрби инженер булып хезмәт итүче ире Ян  һәм Эльвина исемле  кызы – шәһәр читендә менә дигән комфортлы шартлар тудырылган үз йортларында яшиләр. Гомеренең шушы дәрәҗәле, өстәвенә күпләр хыяллана да алмаган байлыкта, муллыкта  үтә торган чорына җиңелдән килмәде ул.

Аны тудырып-үстергән гаилә уртача тормышлы иде. Элеонораның әтисе заводта инженер, әнисе табибә булып эшләделәр. Бервакыт аларда ниндидер юбилей булып, бәйрәмгә әтисенең хезмәттәше белән хатынын  да чакырганнар.  Шул ханым, нишләптер биш яшьлек Элеонорага игътибар итеп, аны шаяртып, сөйләштереп торган. Кызчыкның җитдилге, аның үткен җаваплары кунакны гаҗәпләндереп, ул баланы элиталы мәктәпкә илтеп карарга киңәш иткән. Шулай итеп, әңгәмәләр, тестлар узып, Элеонора гадәти булмаган мәктәптә  укый башлады. Анда балаларны, сыйныф саен тестлар уздыра-уздыра, ел саен аерым-аерым төркемнәргә тупладылар. Шулай  итеп, кыл иләктән или торгач, кызны уку-укыту программасы яшерен булган ябык мәктәпкә кабул иттеләр. Монда аларны яңа җәмгыять төзү буенча белгечләр итеп әзерлиләр булып чыкты. Аналитик фикерләү сәләтенә ия Элеонорага   югары математика, информатика,  кебек төгәл фәннәр җиңел бирелсә дә, әдәбият,  тарих, хокук белеме кебек гуманитар циклга керә торганнарын үзләштерү  проблема тудырды. Юк, ул аларны белми түгел, белә, ләкин аларда китерелгән фактларны, вакыйгаларны программа таләп иткәнчә интерпретацияли алмый, чөнки программадагы рухи, дөресрәге бөтенләй дә рухи булмаган юнәлешләрне, кыз бик озак кабул итә алмый йөрде. Ә сәбәбе – гаиләдә алган әхлакый тәрбия белән мондагысының капма-каршы диярлек  булуында иде.

Менә, мәсәлән, өйдә аны дөреслек, хакыйкать иң югары рухи кыйммәт дип өйрәттеләр. Әтисе:

-Аристотель дә: “Платон миңа дус, ләкин хакыйкать кыйммәтрәк» дигән бит,- дияргә яратса, әбисе исә “Туры сүзем таш ярыр”,- дип куя иде. Өстәвенә әбисе намазлы-ниязлы кеше. Биш вакыт намаз аның яшәү рәвеше кебек, уразаны да һич калдырмый. Элеонорага да кечкенә чагында догалар өйрәтте ул, тик үсә-үсә кызның  кызыксыну юнәлешләре башка якка – дөнья гыйлемнәре үзләштерүгә, спортка, яшьтәшләре белән аралашуга китте.Әйе, әйтсәң-әйтмәсәң, “Үә мәл-хәйәәтү-ддүнйәә иллә мәтәәгүл-гүруур” (Дөнья –ул сезнең кулыгызда бер алдавыч уенчыктыр)

”Дога – гыйбәдәтнең җелеге, намазга басарга да вакыт,”- дип тәкърарлаган әбисенең сүзен игътибарга аласы итмәде кыз. Әбисе үгетләп тә, ачуланып та карады, тик оныгы намазга басарга ашыкмады, аны ничектер икенче пландагы әһәмиятсезрәк нәрсә дип фикерләде. Ах! Ничек ялгышкан ул! Ничек әбисенең “Фәз күруунии әзкүркүм!” (Әй, бәндәләрем, искә алыгыз Мине сөенечле вакытыгызда, искә алырмын сезне авыр вакытыгызда) дигән кисәтүе хакында фикерләп карамаган.

Бу үкенү соңрак киләчәк, ә хәзергә ул дәрәҗәле мәктәптә белем ала. Тик монда бөтенләй башка  төрле ориентирлар.

Дәреслек болай аңлата: “ Борынгы ыруглык чорында кешеләр тупас көчкә генә буйсынганнар. Тора –бара, җәмгыять тормышы үзгәрешләргә дучар була башлагач, башлыклар, гади халык төркемен буйсындырып тоту өчен, тупас көчне канунлаштырганнар. Шулай булгач, канун  ул шул ук көч инде, бары тик цивилизация битлегенә генә төренгән. Димәк, кем көчле – дөреслек шуныкы. Ә кем көчле? Кемдә алтын- шул көчле”.

Яңа җәмгыятьнең пароле – ул көч һәм икейөзлелек икән. Ә инде сәясәт дигәннәре әхлак белән бөтенләй дә килешми, чөнки алдашу, хыянәт, мәкер, кирәкле һәрнәрсәне сатып алу һәм башка шуның ише шакшылыклар уңышлы сәясәтнең шартлары булганлыктан, сәясәт-пычрак нәрсә дигән әйтем киң таралган.

– Ничә гасырлар буе яңгыраган “ Liberte, egalite, fraternite”  (“Ирек, тигезлек, туганлык”) дигән шигарьләр гомумән дә халык массаларының аңын томалау өчен генә кулланыла, – ди дә укытучы, бармакларын җәеп, кулын алга суза. – Күрегез, бармаклар тигезме? Тигез була да алмый. Кешеләр дә шулай. Акыл, сәләт, физик көч төрле кешедә төрлечә. Табигатькә каршы барып кына, аларны тигезләргә була. Менә ничек:- укытучы кулын йодрыклый,- менә хәзер алар тигез. Ирек дигәне исә, гомумән, абстракция генә. Ирек ул бөтенләй башка нәрсә .Хәзер аңлатам.

Аннан укытучы сорау куя:

-Әйтегез әле, нәрсә ул акча?

-Төрле яктан төрле җаваплар килә.

–  Юк, берегезнең дә җавабы дөрес түгел. Акча- ул ирек. Димәк, ирек – ул акча; алтынлы  ягъни акчалы кеше чын мәгънәсендә ирекле кеше. Ә инде туганлык дигән нәрсәгә килсәк, тамырлары тарих төпкеленә киткән халык аны үзенең бик тә мәгънәле бер гыйбәрәсендә уналтынчы гасырдан башлап болай аңлаткан: брат братның көтүче булганына рад.   Борынгы рим шагыйре Плавт бу турыда кискенрәк тә итеп әйткән: “Homo homini  lupus est”(Кеше кешегә бүре).Төшендегезме инде?

Мәктәптә иң игътибар ителгән нәрсә –ул пропаганда фәне, һәм аны үзләштерүгә карата катгый таләпләр куела иде.   Халык аңы белән ничек идарә  итүгә аеруча басым ясала.. Бу манипуляция нигездә массакүләм матбугат чаралары ( укытучы аларны җәмгыятьнең нервлары дип атады) ярдәмендә башкарыла икән. Элеонора хәтерли әле, беренче дәрестә үк укытучы бу чараларның  яңа җәмгыять төзүдәге ролен ассызыклап, Йосеф Геббельс сүзләрен китергән иде:”Бирегез миңа массакүләм информация чараларын һәм мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясармын”.Шулай ук ”Кем информациягә ия, шул дөньяга хуҗа” дигән афоризмны да бик еш тәкърарлап тордылар. Ә инде киләчәк җәмгыятьнең Конституциясенә килгәндә, анда халык өчен дип язылган хокукларның күпчелеге фактта фиктив ягъни чынбарлыкта куллану өчен яраксыз булачак. Массаларны сәясәттән, тормыштагы проблемалардан читләштерү максатында исә Римның “Panem et circenses”  (“Икмәк һәм тамаша”) дигәнен үрнәк итеп алып, халыкка вакыт-вакыт төрле тамашалар, бигрәк тә спорт ярышлары оештырылып торылачак икән.


Синопсис

Основная идея – осуждение человеконенавистнических теорий и тоталитарного режима.

Время и место действия – конец ХХ1 века; российский город , полуостров Гусиная Земля архипелага Новая Земля.

Героиня учится в закрытой элитной школе, где готовят государственных служащих. Здесь особое внимание уделяется предмету пропаганды. Выпускников обучают манипулировать сознанием народных масс .В этом учебном заведении толкование многих понятий и лозунгов отличается от их общепринятых смыслов. Лозунг “Liberte, egalite, fraternite”(Свобода, равенство, братство) получает следующую интерпретацию: свобода- это деньги; равенство –миф, придуманный  для народных масс; никакого братства нет и не может быть, так как еще древнеримский поэт Плавт писал: “Homo homini lupus est”(Человек человеку волк).

Окончив учебу, девушка начинает работать следователем. Она стремится пробиться в мир золотой молодежи, стать членом правящей партии «Прагматиков». Осуществлению задуманного препятствует нехватка денег. Родители продают семейные реликвии – старинные картины. Полученные от продажи деньги помогают героине строить карьеру. Ее назначают судьей. Ничто – ни мольба, ни слезы, ни пламенные речи адвокатов не влияют на ее решение по принятию приговора. Она следует букве закона.

Они с мужем – военным инженером и дочерью живут в богатом пригородном особняке. Так проходят годы.

Трагедия героини начинается с неожиданного поворота судьбы- гибели единственной дочери. Теперь она не только строгая судья, но и страдающая мать. Женщина решает оставить службу. Перед тем, как уходить, ей приходится выносить приговор группе студентов, выступивших против власти. В зачинщице она узнает девочку, с которой ее дочь вместе посещала детский сад. Девушку по закону ждет пожизненная ссылка в арктических просторах или в безводной пустыне. Но судья ограничивается тем, что все осужденные в течение десяти лет должны перевести в счет партии «Прагматиков» 25 % от зарплаты. За вынесение приговора  не по закону  женщину судят и на 25 лет отправляют в ссылку на Новую Землю.

Безграничное голое пространство. Вечная мерзлота, царство льдов, ураганные ветры. Тут ничто не гниет. Добро пожаловать умирать в мир мертвой природы.

Героиня работает медсестрой в  госпитале.  Благодаря  уму, трудолюбию, чтению молитв она стойко переносит суровые условия существования в неволе.  

Ее освобождают через девять лет, после переворота в стране. По прибытии домой она узнает, что муж женат на дочери их садовника и что у них ребенок. Женщина уходит к престарелым родителям, где к ней подбегает девочка лет трех, крича «Мама! Мама!» Это дочь погибших в авиакатастрофе родственников.

На следующий день к ней приходит муж. Он приносит  шкатулку с драгоценностями героини. Глядя друг на друга, они плачут,- оплакивают былое счастье.

Женщина с трудом возвращается к нормальной жизни. Чтобы как-то избавиться от тяжелых воспоминаний, она начинает писать –изливать душу. К концу года рождается ставшая популярной книга «В стране ураганов». Через три года по книге снимают фильм «В ледяном аду» На торжественно организованную презентацию фильма приглашают и мужа с молодой женой. Муж поздравляет героиню с большим успехом. Глядя на улыбающееся,  радостное лицо бывшей жены, он и себя чувствует счастливым.

The main idea is to condemn the totalitarian regime and misanthropic ideas.

Time and place of action – the action takes place at the end of the XXI century in the Russian city and on the Goose Land peninsula of the archipelago Novaya Zemlya.

The main character is studying in a closed elite school where government employees are trained. Particular emphasis is placed on the subject of propaganda. Graduates must be able to manipulate people’s consciousness. Here, the interpretation of many concepts and slogans differs significantly from the generally accepted ones. For example, the slogan “Freedom, equality, brotherhood” is interpreted as follows: “Freedom is money, equality is a myth for the masses of society, there is no brotherhood, since the ancient Roman poet Plautus wrote that a man is a wolf to another man”.

After graduating from school, the main character begins to work as an investigator. Young, charming, she strives to build a career. After overcoming obstacles, she finally starts work in the government. She is appointed as a judge. Nothing – neither pleading, nor tears, nor fiery speeches of lawyers affect her decision, as she follows the letter of the law.

Together with her husband and daughter they live in a wealthy suburban mansion. So the years go by.

The tragedy of the main character begins with an unexpected turn of fate – the death of her only daughter. Now she is not only a strict judge, but also a suffering mother. Soon she was accused of making the wrong decision in the case of political criminals and was sent into exile to Novaya Zemlya for 25 years.

Boundless bare space. Permafrost, ice, hurricane winds. Even corpses don’t rot here. In other words, welcome to the world of dead nature. The woman works as a nurse in a hospital. The only thing which help a half-starved woman living in a closet to endure the harsh conditions of existence are the prayers. This is how 9 years pass.

But everything is in flux. The country has experienced the coup and the main character was released.

Upon arriving home, she realized that her husband is married to their gardener’s daughter and they have a child. So she returns to her elderly parents. Here she met a little girl shouting: “Mom! Mom!”. This is the daughter of the relatives who died in a plane crash.

The next day, her husband brings her a box with her precious jewelry. Looking at each other, they cry like children. Their wounded hearts mourn past happiness.

The woman finds it difficult to return to her normal life. In order to somehow alleviate her state of mind, she writes memoirs about her life in exile. By the end of the year, the book “In the land of hurricanes” is born and gains great popularity. Three years later, this book was used to make the film “In Icy Hell”.

The main character’s ex-husband is also invited to the solemnly organized presentation of the film. Looking at smiling, joyful face of his wife, he congratulates her on her great success and feels, to some extent, happy.

1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (Пока оценок нет)

Загрузка...