Страна: Россия
Ленар Шаех (Ленар Миннемохимович Шаехов) – татарский поэт, детский писатель, переводчик, публицист. Родился 4 октября 1982 года в селе Такталачук Актанышского района Республики Татарстан (Россия). Окончил Мензелинский педагогический колледж, факультет татарской филологии и истории Казанского государственного университета, аспирантуру. Главный редактор Татарского книжного издательства. Автор двадцати шести книг, изданных на татарском, русском, английском, французском, киргизском и башкирском языках. Член Союза писателей Республики Татарстан и Татарского ПЕН-центра Международного ПЕН-клуба, Союза журналистов Татарстана и России, а также Международной федерации журналистов (IFJ) и Евразийской Творческой Гильдии (Лондон). Лауреат Республиканской премии имени Мусы Джалиля, литературной премии имени Абдуллы Алиша (за достижения в детской литературе), Евразийской международной премии. Член-корреспондент Петровской академии наук и искусств. Академик Международной общественной академии поэзии Омора Султанова Республики Кыргызстан. Кандидат филологических наук. Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан.
Country: Russia
Lenar Shayeh (Lenar Shaekhov), a Tatar poet, children’s writer, translator, publicist. Born on 4 October 1982 in the village of Taktalachuk of the Aktanyshsky District of the Republic of Tatarstan (Russia). Graduated from the Menzelinsk Pedagogical College, Department of Tatar Philology and History of Kazan State University, Post Graduate Programme. Chief Editor of the Tatarstan Book House. Author of twenty-six books in Tatar, Russian, English, French, Kyrgyz and Bashkir languages. Member of Union of Writers of the Republic of Tatarstan and Tatar PEN-Center and PEN International, Union of Journalists of Tatarstan and Russia, as well as of International Federation of Journalists (IFJ), and Eurasian Creative Guild (London). Winner of the Musa Jalil Republic’s Award, Abdulla Alish Literary Award (for achievements in children’s literature), Eurasian International Award. Corresponding Member of the Petrovsk Academy of Sciences and Arts. Academician of International Public Academy of Poetry of Omor Sultanov of the Republic of Kyrgyzstan. Candidate of Philological Sciences. Honoured Artist of the Republic of Tatarstan.
Отрывок из нон-фкшин “Шигърияткә гашыйк дипломат”
Пакистан
Индонезиядән кайткач, Йолдыз Хәлиуллин, ике ел Вьетнам секторында эшләгәннән соң гына, Пакистанга җибәрелә. Карачи шәһәрендә ун елга якын вице-консул, аннары консул вазифасын башкара.
Пакистан да Индонезия кебек чагыштырмача яшь дәүләтләр исәбенә керә. Ул Көньяк Азиядә урнашкан. XIX гасырдан 1947 елга кадәр Бөекбританиянең Һиндстан колониясе эченә керә. Аннары мөстәкыйльлеккә ирешә. Халык саны буенча дөньяда бишенче урында тора. 82 % мөселманнар яши.
Әбисе Фәхерниса күңеленә салып калдырган ике характер сыйфаты Йолдыз абыйны гомере буе озата бара. Беренчесе – үз абруеңны белү, ягъни үзеңне башкалар белән тиң дәрәҗәдәге шәхес итеп күрү. Икенчесе – фикерләүдә һәм бәя бирүдә бәйсез булу, һәрчак үз сүзеңне әйтү. Бу сыйфатлар читтән караганда кирәгеннән артык горурлык һәм үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлык булып кабул ителсә, нинди генә катлаулы хәлләрдә дә кешелеклелекне сакларга ярдәм итә.
Пакистанның СССР илчелегендә эшләгән мәлдә, аны совет илчесе Михаил Васильевич Дегтярь кабинетына чакырта һәм бер атна эчендә илнең сәяси тормышында оппозицион көчләр һәм партияләр куелышы турында махсус белешмә әзерләргә әмер бирә. Документ алдан эшләнеп бетсә, телефон аша үзенә хәбәр итәргә куша. Аннары:
– Сезнең исемегез һәм отчествогыз минем өчен гадәти түгел, шуңа Сезне русча Юрий Николаевич дип йөртсәм, каршы килмәссез бит? – дип өсти.
Йолдызның дәшмәве ризалык билгесе дип аңлашылса да, аның эчендә давыл котыра.
Ике көннән ул илчегә шалтырата һәм:
– Миңнеәхмәт Вәлиәхмәтович! Сезнең күрсәтмәне вакытыннан алда әзерләдем: белешмә әзер, – ди.
Озак тын торганнан соң, илче, гаҗәпләнеп:
– Мин кем белән сөйләшәм? – дип сорый.
– Үзегез белән, иптәш илче. Сезнең исемегез һәм әтиегезнең исеме, туган татар телемә тәрҗемә иткәндә, нәкъ тә шулай яңгырый.
Илче телефон трубкасын куя.
Ул чакта Йолдыз Нури улы карьерасының иң башында тора, иң түбән саналган атташе дәрәҗәсенә генә ия була. Шулай да бу вакыйга эзсез узмый. М. Дегтярь аның эш буенча чираттагы баскычка күтәрелүен ике елга тоткарлый. Шуңа да карамастан дипломатик компромисс табыла: илче аңа «Иптәш Хәлиуллин» дип, ә атташе «Иптәш илче» дип мөрәҗәгать итә.
Гомеренең Пакистан чоры Йолдыз Хәлиуллин өчен иҗади яктан да уңышлы һәм нәтиҗәле була. Халык алдындагы чыгышларының зур өлеше җирле корреспондентлар тарафыннан газеталарда бәян ителә. Ул үзе дә татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай белән Муса Җәлилнең берничә шигырен урду һәм инглиз, аксакал әдип Әмирхан Еникинең бер хикәясен урду теленә тәрҗемә итеп, журналларда бастыра. Күренекле шагыйрь, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Пакистанның рухи атасы булган Мөхәммәд Икбалга (1877–1938) багышланган халыкара конференцияләрдә катнаша, инглизчә сөйләүчеләрдән аермалы буларак, үз чыгышларын әдип иҗат иткән урду яки фарсы телләрендә ясый.
* * *
– Сезнең тәҗрибәдән чыгып караганда, дипломат булу элек ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы хезмәт иде, бүгенге үзгәрешләр чорында ул ничек?
– Әгәр дипломатлар чит ил вәкилләре белән оста итеп эшли алса, бу илне яратса, аны кызыксынып өйрәнсә, кайчакта разведчикларга да фора бирә ала… Ләкин бөтенесе дә моны эшләми. Үзең хезмәт куйган илнең телен, тарихын, кешеләренең менталитетын белергә, алар белән ешрак очрашырга, сөйләшергә кирәк.
Пакистанда эшләгәндә, без Мир Гхаус Бакш Талпур гаиләсе белән аралаштык. Алар – атаклы нәсел, җирбиләүчеләр, безнеңчә әйткәндә, алпавытлар.
Талпур белән танышуым үзенә күрә бер кызыклы вакыйга булып хәтергә уелып калган. Берсендә мин Мирпуркхас каласында узган «мушаир»да (үзешчән шагыйрьләр бәйгесендә) катнаштым. Бәйге җиңел түгел, бер тема әйтәләр дә, мәсәлән, көз, син тиз арада бу хакта өч-дүрт строфа шигырь чыгарырга, аны сөйләп бирергә тиешсең. Ярыш урду телендә бара! Анда бер егермеләп кеше иде. Ни гаҗәп, мин финалга чыктым. Ахырда Талпур белән икәү калдык. Ул җиңде, әлбәттә, туган теле бит. Мушаирдан соң мине үзенә кунакка чакырды, шулай якынаеп киттек.
Берсендә Талпур миңа гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Әңгәмә барышында аңа Мөселман Лигасы һәм Демократик партия җитәкчеләренең озакламый булачак парламент сайлауларында катнашырга тәкъдим итүләре ачыкланды. «Син сәяси хәлне беләсең, кандидатурамны кайсы партиядән тәкъдим итим?» – диде ул миңа.
Җавабым ихлас һәм кискен иде: «Минем исәпләүләрем буенча, ике партиянең берсе дә сайлауларда җиңә алмаячак. Алар инде искергән. Мөмкинлегегез булса, Сезгә Зөлфикар Али Бхуттоның яңа Пакистан халык партиясеннән үз кандидатурагызны куярга кирәк. Яшьләр әлеге фиркагә тавыш бирәчәк», – дидем.
Бхутто башта Тышкы эшләр министры вазифасын биләде, аннары, президент белән сүзгә килеп, оппозициягә китте һәм үз партиясен төзеде.
Бер-ике атнадан Талпур мине Бхуттоның резеденциясенә алып китте. Биредә партия исемлегенең раслануы хөрмәтенә төшке аш оештырылган иде. Булачак сәяси көч шушында җыелган. Ашап-эчеп, тостлар әйтеп утыралар. Барысы да инглизчә сөйли. Менә чират миңа якынлаша. Борчылам бит инде.
Мин урду телендә экспромт шигыремне сөйләп киттем һәм: «Булачак премьер-министр хөрмәтенә тост күтәрергә була», – дидем. Бхутто: «О-о-о, Сез ничек матур сөйләшәсез! Әгәр мин хакимияткә килсәм, Сезне мәдәният министры итеп билгелим. Кул астымда эшләүче министрларны урду теленә өйрәтерсез, аннары мине дә…» – диде.
Бхутто инглиз һәм синдхи телләрендә үтә яхшы чыгышлар ясый, нигәдер дәүләт теле булган урдуча сөйләшүдән кача иде. Хакимияткә килеп, бер ел узгач, ул дәүләт теленең асылына төшенде. Ә безнең очрашу вакытында властька омтылучы оппозиция лидеры гына иде әле.
«Кызганыч, бу мөмкин түгел, әфәнде, – диде Талпур. – Шагыйрь Хәлиулла Пакистан гражданы түгел. Сезнең сәяси карашларыгызны хупласа да, ул Советлар Союзының Карачидагы вице-консулы вазифасын башкара». «Алайса, мин аны булачак хакимиятемә СССР илчесе итеп чакырам», – диде Бхутто.
Аннары без аның белән ярты сәгать күзгә-күз сөйләштек. Сәяси вазгыять турында Үзәккә һәм илчелеккә хәбәр җибәрдем. СССР Тышкы эшләр министрлыгыннан – рәхмәт хаты, илче М. Дегтярьдан килешенмичә оештырылган очрашу өчен шелтә алдым. Сайлауларда Бхутто партиясе җиңү яулады.
Румыния
Дипломатлар эш буенча бер илдән икенчесенә күчеп йөрергә, хәтта континентларны да алыштырырга мөмкин. Шундый ук хәл Йолдыз абый белән дә була. Аның дүрт ел хезмәте Румыниядәге илчелектә уза.
Аны башта Һиндстанга, аннары кабат Пакистанга җибәрергә уйлыйлар, ләкин ул баш тарта, чөнки эш кызлары Гөлнараның укуы белән бәйле була. Бу вакытта дипломатларның балалары илчелек каршындагы совет мәктәпләрендә белем ала, чит илнекеләрдә уку рөхсәт ителми. Һиндстанда да, Пакистанда да унъеллык уку йортлары юк. Шуннан аңа Румынияне тәкъдим итәләр, ул ризалаша.
Биредә шактый көч түгеп, күпме гомер үзләштергән, камилләштергән көнчыгыш телләрендә аралашу мөмкинлеге бетә. Урду һәм һинд телләрен өйрәнүдә ирешкән дәрәҗәне югалтмау, «форма»ны саклау өчен, Йолдыз абый Бухарестның дипломатик корпусында үзенчәлекле дипломатлар клубы оештыра. Клубның уставы инглиз һәм башка телләрдә аралашуны тыя, фәкать урдуча һәм һиндча гына сөйләшергә ярый. Мондый очрашуларга ай саен егермегә якын Һиндстан, Пакистан, Бангладеш, Шри-Ланка илләренең дипломатлары һәм аларның хатыннары килә. Чәй өстәле артында алар үзләрен кызыксындырган көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыша.
Румыниянең рәсми затлары белән Йолдыз абый инглиз, француз һәм рус телләрендә аралаша. Румын телен, сәяси мәгълүматлар басылган матбугат белән танышып бару өчен, өлешчә генә өйрәнә.
Әйткәнебезчә, хатыны Наһидә аңа һәрвакыт терәк һәм ярдәмче була. Бухарестта яшәгәндә дә, ул ире Йолдызга кирәкле мәгълүмат тупларга булыша. 1982 елның башында, һич көтелмәгәндә, Һиндстан премьер-министры Индира Ганди бер көнлек визит белән Румыниягә килеп китә. Бу вакыйга барлык дипломатларны да, шул исәптән Һиндстан илчесен дә таң калдыра, чөнки беркем бернәрсә белми. Мәскәү әлеге «яшерен чара», Индира Гандиның Румыния Президенты Николае Чаушеску белән очрашуы турында мәгълүмат табуны сорый. Йолдыз Хәлиуллин өчен бар өмет һинд телендә һәм Һиндстан илчесендә булып чыга.
Индира Ганди киткәннең икенче көнендә Нидерландия илчесе тар даирә өчен кабул итү чарасы оештыра. СССРның Румыниядәге илчесе Василий Дрозденко, кәефе китеп тору сәбәпле, үз чакыруын Йолдыз Нури улына тапшыра, Мәскәүгә тиз арада шифрланган телеграмма җибәрү өчен, Бухарестта узган сөйләшүләрнең нәтиҗәсен белергә куша.
Һиндстан илчесе Йолдыз абыйны еш кына Көнбатыш ил дипломатлары алдында «күп телләр белүче КГБ офицеры» дип атый, ләкин ул үз-үзен кулда тотарга, зәһәр, уйлап чыгарылган гаепләүләргә колак салмаска тырыша. Шулай да илченең хатыны Шримати Рана белән уңай мөнәсәбәтләре вакыт-вакыт һинд илчесенә генә хәбәрдар булган кирәкле мәгълүматны белергә ярдәм итә.
Һиндстан илчесе рәсми чараның ахырына гына килеп җитә һәм аны тиз арада башка илчеләр урап ала. Һәркемне дә очрашу сәбәпләре һәм нәтиҗәләре кызыксындыра бит. Хәлиуллиннар икәүләп аны читтән күзәтәләр, алга таба нишләргә кирәклеге турында үзара татарча сөйләшеп фикер алышалар. Ниһаять, һиндстанлы таныш Индонезия илчесе – элеккеге генерал белән икәүдән-икәү кала. Шул арада ирле-хатынлы алар янына килеп җитәләр һәм Наһидә генералга индонезиячә:
– Апа кабар?– дип мөрәҗәгать итә.
Генерал ханымга борылган һәм алар үзара сөйләшкән арада, Йолдыз абый һинд илчесен «эләктереп» ала да сәбәпләрне белешә.
…Икенче көнне иртән Индира Ганди белән Николае Чаушескуның очрашу нәтиҗәләре СССР җитәкчелегенә барып җитә. Сәбәбе гадәттән тыш гади күренсә дә, анда, әлбәттә, сәяси төсмер була.
Алдан килешенү буенча, АКШка рәсми сәфәр белән барыр алдыннан, Индира Ганди ике көнгә СССРга – Леонид Брежнев янына очрашуга килергә җыена. Һиндстан сәясәтчесенең ике алдынгы ил белән дә бердәй тигез һәм дус мөнәсәбәттә булуын күрсәтәсе килә. Ләкин соңгы мизгелдә өлкән яшьтәге илбашы авырып китә. Шуңа, артыгын әйтеп тормыйча, Мәскәү очрашу үткәрүдән баш тарта. Индира Ганди, үч итеп, СССР белән дус булмаган Румыниягә юл ала.
(6 оценок, среднее: 5,00 из 5)