Об авторе:
Поэт, прозаик, детский писатель и переводчик Ленар Шаех (Ленар Миннемохимович Шаехов) родился 4 октября 1982 года в селе Такталачук Актанышского района Республики Татарстан. Окончил Мензелинский педагогический колледж, факультет татарской филологии и истории Казанского государственного университета, аспирантуру. Трудовую деятельность начал в республиканских газетах «Шахри Казань» и «Татарстан яшьлэре». В 2008–2025 годах являлся главным редактором Татарского книжного издательства.
Автор более сорока книг, изданных на татарском, русском, английском, французском, польском, киргизском, азербайджанском, сингальском и башкирском языках. Его стихи включены в антологии поэзии на русском, азербайджанском, турецком, якутском, чувашском и др. языках.
Составитель и руководитель проекта более шестидесяти книг на разных языках. Среди них особого внимания достойны книги произведений Габдуллы Тукая, Мусы Джалиля, Хади Такташа, Фатиха Карима, Гамиля Афзала, Ильдара Юзеева и др., а также «Избранное» Александра Пушкина, Михаила Лермонтова, Николая Некрасова, Сергея Есенина на татарском языке; «Антология современной татарской прозы» (Париж: L’Harmattan, 2021) на французском языке, «Антология современной татарской поэзии» (Якутск: Медиа-холдинг Якутия, 2017) и «Антология современной татарской прозы» (Якутск: Алта, 2022) на якутском языках и др.
Кандидат филологических наук. Лауреат Республиканской премии имени Мусы Джалиля, литературной премии имени Абдуллы Алиша (за достижения в детской литературе), Евразийской международной премии, Почетного диплома Международного совета по детской книге – IBBY и т. д. Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан. Победитель международного конкурса и литературного фестиваля «Open Eurasian Book Forum & Literature Festival – 2022».
Член Союза писателей Татарстана и России, Татарского ПЕН-центра, Евразийской Творческой Гильдии (Лондон).
About the author:
Отрывок из документальной повести “Наставник с огромной душой (Олы җанлы остаз)”
Олы җанлы остаз
(Документаль бәяннан өзек)
Якты шәхес
Һәр чорның, һәр төбәкнең изге эш-гамәлләре, затлылыгы-зыялылыгы белән әллә каян балкып торган якты шәхесләре була. Алар кырыс та, таләпчән дә, шул ук вакытта кешелекле дә, тыйнак та. Тырышлык, үз кыйблаңа тугрылык, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, зур йөрәкле булу, башкалар бәхете өчен көрәшү хас андыйларга. Мондый шәхесләр күп түгел. Бәлкем, дистә меңгә берәүдер. Хәер, нәкъ шул «берәүләр» аркасында дөнья тәгәрмәче зыр-зыр килеп әйләнә, тормыш алга бара. Андыйларның Ходай тарафыннан билгеләнгән үз язмышлары, үз миссияләре бар. Алар бу фани дөньяда башкарырга тиешле гамәлләрен, изге ниятләрен үтәп, меңнәрнең күңелләрен җылытып, халык күңелендә гомерлеккә тирән эз калдырып китәләр. Бу якты шәхесләр әллә каян барыр юлны яктыртып торган маяк кебек. Без алар белән горурланабыз, кылган гамәлләренә сокланабыз һәм, «Менә нинди булырга кирәк икән!» дип, үз-үзебезгә нәтиҗәләр чыгарабыз…
Сүзем Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Яңа Әлем һәм Такталачык балалар йортлары, Такталачык ярдәмче интернат-мәктәбе директоры, йөзләгән Бөек Ватан сугышы чоры ятименең газиз әтисе, татарның «Макаренко»сы Нәҗип Газиз улы Газизов турында.
Тамырың каян?
Рәсми документлар буенча, Нәҗип Газиз улы Газизов 1918 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Карт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ул заманда бу авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров (Өшәр) волостена карый. Биредә якынча 300ләп кеше көн күрә. Халык игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек белән шөгыльләнә.
XVII гасырның икенче яртысында нигез салынган Карт авылының исеме үк аның борынгылыгын искәртеп тора. Ни булса да, биредә төрле авыллардан, төбәкләрдән гаиләләре белән күчеп килгән кешеләр гасырлар дәвамында берләшеп, дуслашып, туганлашып гомер кичерә.
Нәҗипнең бабасы Ибнехаҗип авылда хәзрәт була. Аның уллары, абыйлы-энеле Нәфыйк белән Мөхәммәтгазиз, дини гыйлем һәм тәрбия алып үсә. Әтиләре вафатыннан соң Нәфыйк указлы мулла булса, Мөхәммәтгазиз мәзин вазифасын башкара, мәчет каршындагы мәдрәсәдә балалар укыта.
Мөхәммәтгазиз ун чакрым ераклыкта урнашкан Калмаш авылы мулласы Локманхәким хәзрәтнең кызы Нәкыяне хатынлыкка ала. Бу вакытка Нәфыйк мулланың өч баласы – Тәзкирә (1905), Фатыйх (1909), Сәгыйть (1912) туа.
Локманхәким хәзрәтнең алты баласы була – Нәкыя, Нәгыймә (төпчек кыз, Туташ), Хәким (Гәрәй авылында мулла була, Хәзрәт абзыкай, Шәкерт абзыкай), Разыя (Буралы түтәй), Сәгыйдә (ире Уразай авылы мулласы, Актаныш әбекәй) һәм Галим.
Көннәрдән бер көнне Мөхәммәтгазиз белән Нәкыягә бәхет елмая. Аларның беренче уллары дөньяга килә. Мөгаен, ата кеше малаеның үзе кебек гыйлемле булуын теләгәндер – аңа Мөхәммәтнәҗип дип исем кушалар. Бу 1918 елның ахыры, көз ае була. Беренче Бөтендөнья сугышы яңа тәмамланган, илдә 1917 елгы инкыйлаблар узган, ләкин Гражданнар сугышы бара. Ни генә булса да, гади халыкка тынгылык, күңел тынычлыгы булмаган заман.
Ике ел ярым үтүгә, 1921 елның 2 гыйнварында кызлары Мөхлисә туа. Ләкин ата кешенең сөенече озакка бармый, ике баласын ятим итеп, хатынын тол калдырып, ул шул ук елны вафат була. Мөхәммәтгазизнең яшьли үлем түшәгенә ятуының сәбәпләре мәгълүм түгел. Мөгаен, XX гасыр башында хөкем сөргән авырулар, афәтләр аны читләп узмагандыр.
Нәфыйк хәзрәт муллалык эшен дәвам итә. Аның тагын ике улы – Галимҗан (1920) белән Гавис (1924) дөньяга килә. Сөйләүләр буенча, Галимҗан таза, дастыйн гәүдәле егет булып үсеп җитә. Киләчәктә немец теле укытучысы була.
Нәкыя абыстайга берүзенә ике баланы үстерү авырга туры килә. Өстәвенә заманалар үзгәрә. Илдә колхозлаштыру, кулаклаштыру сәясәте башлана. Бу шаукым Мөхәммәтгазизовлар гаиләсенә дә кагыла – өйләренә килеп, савыт-сабаларын, кием-салымнарын, карап торган самавырларын һәм башка кирәк-яракларын алып чыгып китәләр.
Озакламый Нәкыя абыстай Мулламөхәммәт Газетдинов исемле кешегә кияүгә чыга. 1936 елның 15 гыйнварында аларның уртак баласы – Нәҗип белән Мөхлисәнең энесе – Мөнәвир дөньяга аваз сала.
Нәфыйк мулла 1930 елгы репрессия шаукымына эләгә. Ул кулга алына һәм кайдадыр читтә юкка чыгарыла. Гаиләсе кышка каршы өйләреннән куыла, барлык мал-мөлкәтләре тартып алына.
Нәфыйк мулланың балаларын да ачы язмыш көтә. Бөек Ватан сугышы башлану белән, әзмәвердәй дүрт егет яу кырына җибәрелә. Өч бертуган – Фатыйх, Сәгыйть, Галимҗан сугышта вафат була. Авылда Фатыйхның Әхнәф исемле өч яшьлек улы кала. Сәгыйть белән Галимҗан гаилә корып өлгерми. Гавис контузия ала, ләкин сугыштан исән кайта. Тәзкирә дә ялгызы гына бер кыз үстерә. (Без аңа алда тукталырбыз әле.)
Гавис Нәфыйковның хатыны Сәхия апа белән очрашу-танышу истәлеге күңелемдә саклана. 2002 елның 30 августында, нәсел җепләрен барлау нияте белән, Карт авылына барып чыктым. Аллаһ юк күрсәтте: Гавис абыйлар нигезен тиз эзләп таптым. 76 яшьлек Сәхия апа өйдә үзе генә иде. Ире күптән мәрхүм, улы Илфак белән яшиләр икән. Тәүге күрешүебез булса да, бик якын итеп аралаштык.
«Мин килен булып төшкәндә өй түбәсендә иске китаплар бар иде. Әллә кая гына юк булдылар. Куркып, Гавис абыең күмеп бетерде микән? Яндырды микән? Белмим. 1930 еллар шаукымы йөрәгенә төшкәндер. Өйләреннән куып чыгарганда алты яшьлек сабый була бит әле ул. Элек муллалар укымышлы, белемле булган. Хатыннары да остабикә булган. Ни өчен аларны гаиләләре белән газап утына салу кирәк булгандыр?» – дип сөйләгән иде Сәхия апа Нәфыйкова.
Әйе, нәселләребез тарихы тирән, зур, шул ук вакытта чор белән бәйле югалтуларның да иге-чиге юк…
Мәктәптә, Минзәлә педагогия училищесында белем алу
Нәҗип 1929 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә. Тормышлары җиңел булмый. Хуҗалыкта ярдәм итәргә, әнисенә булышырга, сеңлесен кайгыртырга кирәк дигәндәй. 1933 елда ул башлангыч сыйныфларны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый һәм Татар Суыксуы җидееллык мәктәбендә укуын дәвам иттерә. Яшүсмер тырышып белем ала, мәктәп дирекциясе тарафыннан дүрт мәртәбә акчалата һәм китаплата бүләкләүләргә лаек була.
Өйләрендә үги әти барлыкка килгәч, гаиләдәге хәлләр бераз җиңеләя. Ата кеше Нәҗип белән Мөхлисәне үз балалары кебек якын күрә. Кечкенә Мөнәвирне дә бик теләп көтеп алалар. Аның тууы ямь өстенә ямь була.
1936 елда Нәҗип җидееллык мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Үз-үзен тотышы, белемгә омтылышы белән укытучыларын таң калдыра. Нишләтәсең, гәрчә ул чорда дингә каршы сәясәт алып барылса да, мәчет манаралары киселсә дә, ул мулла баласы бит, зыялылык нәселдән килә.
Унҗиде яшьлек егет Минзәләгә укырга керергә уйлый. Бу вакытта анда педагогия училищесы һәм зоотехникум, ягъни совхоз-техникум үзенә укучылар кабул итә. Нәҗип озак икеләнә. Кайсысына барырга? Икесе дә күңеленә якын. Педагогия училищесына барса, һичшиксез укый алачак, чөнки ул мөгаллим малае. Җанында да, канында да бар. Укуы да яхшы. Зоотехникумга керсә дә гаебе юк. Авыл малаена җир эше дә ят түгел, ул аны да җиңеп чыгачак һәм туган иленә тугры хезмәт итәчәк.
Язмыш кушканмы, әллә очраклылык булганмы, Нәҗип Газизов Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Шул ук елны аңа паспорт бирәләр.
Хәер, ул чорда Россия һәм Татарстан күләмендә югары һәм урта махсус уку йортлары әллә ни күп булмый. Соңгылары күпләп бары Октябрь инкыйлабыннан соң гына ачыла. Тормыш алга бара, милләт акыллы, укымышлы кадрларга сусый. Кайсы уку йортын гына тәмамласаң да, эш җитәрлек. Илне торгынлыктан чыгарырга, аны Европа илләре белән бер дәрәҗәгә күтәрергә кирәк.
1936–1939 елларда Нәҗип Газизов Минзәлә педагогия училищесы укучысы була. Ул чорда «студент» сүзе югары уку йортларына карата гына кулланылган, күрәсең.
Педучилищеның кызыл кирпечтән салынган ике катлы бинасы. Хәзерге кебек ут юк, газ ягылмый. Озын коридорларда кышкы салкынлык, биек тәрәзләрне боз каплаган. Классларда иртән иртүк ягылган мичнең җылысы инде сүрелеп бара. Нәҗип дәрестә укытучы сөйләгәнне аерым игътибар белән тыңлый. Туган авылга да һаман саен кайтып йөреп булмый бит. Кыш көне озын кичләр буе котырып чыккан буран юлларга көрт сала, язлы-көзле юллардан йөрерлек түгел. Төп хәрәкәт итү җайланмалары – атлар. Шуңа туган якны күрү бәхетенә ирешү өчен җәйге каникулны көтәргә кирәк. Ә вакыт болай да тиз йөгерә, өч ел, ике ел, бер ел…
Сеңлесе Мөхлисә апа Хәйбуллина сөйләгәннәр хәтеремдә яңара: «Үги әтиебез бик әйбәт кеше иде. Безне бик яратты. Абыйны ул үзенең өлкән улы кебек якын иткән, күрәсең. Минзәләгә укырга киткәч, әни абыйга җибәрергә төенчек әзерли иде. Ә әти, көзге пычрак, кышкы суык булуына карамастан, аны Минзәләгә кадәр илтә. Гүя әни дә, әти дә улыбызның тамагы тук, өсте бөтен булсын, яхшы укысын дип телиләр, аны гел кайгыртып торалар…»
Киләчәктә күренекле драматург булачак Әгерҗе егете Юныс Әминев белән сугыш чоры ятимнәренең газиз әтисенә әйләнәчәк Нәҗип Газизов аерылмас дуслар булалар. Бер уку йортында, бер группада укыйлар. Кызык, нәрсә турында сөйләштеләр икән алар, ниләр хакында фикерләштеләр икән?..
Нәҗип Минзәлә педагогия училищесының 4 нче тулай торагында, 6 нчы бүлмәдә яши. Бу хакта аның укуны тәмамлаганда группадашлардан яздырып алган истәлек дәфтәренә бүлмәдәше, Актаныш районының Чат авылы егете М. Разов яза.
Укытучы, Нәҗип Газизовның группадашы Нәҗибә Гаязова истәлекләреннән:
«1936 елны Такталачык тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлап, игезәкләр Габдрахманова Кифая белән Һидая, Вәлиева Рәйсә һәм мин Минзәлә педагогия училищесына укырга кердек. Буем бик кечкенә булгангадыр, бик кабул итәселәре килмәде. Әмма җиде класс тәмамлавым хакындагы таныклыгымны сузгач, андагы «бик яхшы» билгеләре мине укырга кертте. Шул мине хур да итте.
Магазинда бер рус апасы күз кызыгырлык итеп алма үлчи иде. Мин: «Пол килограмма», – дип әйтәсе урынга: «Полтора», – дип ычкындырдым, ә акчам җитми. Янымда зур гәүдәле сарырак бер егет басып тора:
– Күпме кирәк, үзем түлим, – ди бу. Шуннан сөйләшеп киттек.
– Каян килдең, исемең кем? – дип тә сораша.
– Нәҗибә, – дим.
– Алайса, мин дә әйтим – Нәҗип булам, – ди.
Ул – Газизов, мин – Галиева. Икебез – бер район. Әмма ул миннән ике яшькә өлкәнрәк.
Без икебез дә бер группага туры килдек. Ул Красный Бордан килгән Юныс Әминев белән бик яхшы мөгамәләдә иде. Без Нәҗип белән өч ел бергә укыдык, аннан үз районыбызга эшкә кайттык. Аның кешеләргә бик игътибарлы булуы укыган чагында ук күренә иде.
Сабакташым Нәҗип Газизов минем хәтеремдә сабыр холыклы, әз сүзле, үз эшен белеп, үзе хезмәт куйган коллективны тату итеп бер кулда тота алган җитәкче булып саклана».
Өч ел бик тиз узып китә. 1939 елның 22 июнендә Нәҗип Газизовка РСФСР Мәгариф халык комиссариатының 126 нчы санлы аттестаты бирелә. Ул Минзәлә педагогия училищесы мәктәп бүлегенең тулы курсын тәмамлый.




(3 оценок, среднее: 4,33 из 5)
Загрузка…

