Рузия Сафиуллина

Страна: Россия

Я журналист по профессии, с 2003 года работаю в редакции журнала “Идел” (Казань). Также мне нравится сотрудничать с научно-популярными журналами, публикующимися в Турции.
Свои журналистские и научно-популярные тексты пишу на татарском языке. Татарский язык – язык моих родителей, моего народа и моих детей. Мне дорог и приятен мой родной язык. Но и языки других народов мне интересны. Я владею русским и турецким языками. В школе и в университете изучала немецкий язык. Мечтаю изучить и другие языки для того, чтобы путешествовать.
Мне интересно литературное творчество молодых людей и литература в целом. В молодости писала небольшие рассказы. Интересуюсь татарской филологией и фольклором тюркских народов. Кроме того, меня очень радует мое хобби: рукоделие. Замужем. Воспитываю двоих сыновей.


Country: Russia

I am a journalist by profession, since 2003 I have been working in the editorial office of Idel magazine (Kazan). I also like to collaborate with popular science magazines published in Turkey.
I write my journalistic and popular science texts in Tatar. Tatar is the language of my parents, my people, and my children. My native language is dear and pleasant to me. But I am also interested in the languages of other peoples. I speak Russian and Turkish. She studied German at school and University. My dream is to learn other languages in order to travel.
I am interested in the literary work of young people and literature in General. In her youth, she wrote short stories. I am interested in Tatar Philology and folklore of the Turkic peoples. In addition, I am very happy with my hobby: needlework. Married. I have two sons.


Отрывок из “Әкияти фастфуд: төрле халыкныкы – төрлечә…”

Әкият – һәрберебезнең балачак юлдашы булса да, без аңа гомер дәвамында кат-кат әйләнеп кайтабыз әле. Әти-әни булгач, бигрәк тә. Балачакта тыңлаган яки укыган әкиятләргә өлкәнәйгәч әйләнеп баксаң, кайчагында таң каласың: аларның барысы да балаларга яраклы түгел икән ләбаса.

Балаңны йокларга яткырганда, гадәттә, кырыкмаса-кырык төрле эшең төрле якта таралган була, бәләкәй акыл иясен тиз генә әвен базарына озатып, кирәк-ярагыңны карыйсы бар. Шуңа күрә мин үзем кайчакларда бик кыска, ләкин сюжетында хәрәкәт күп булган әкият сайлыйм. Кыскасы, әкияти фастфуд – тиз сөйләнә, җиңел «йотыла», туксан тугызынчы тапкыр тыңлаганда да ялыктырмый. Йә, әлеге таләпләрнең барысына берьюлы нинди әкият җавап бирә? Уйлап та тормастан, нинди әсәрне сөйләргә мөмкин?

Татар халык әкияте «Гөлчәчәк» әкияте барыбызга да таныш. Фаҗигалы әкият. «Татар хатыны ниләр күрми?» соравына борынгыларыбыз җавабы. Шулай да мин аны, кыска булуы һәм кискен хәрәкәтләргә, борылышларга корылуы сәбәпле, үземчә «фастфуд» дип бәялим. Вакыйгалар шулкадәр тиз башлана-куера һәм көтелмәгәнчә тиз тәмамланып та куя монда.

Татар фольклорында кайнана-килен мөнәсәбәтләренә шактый урын бирелә. Кайбер үрнәкләрдән әниләрнең кызларын кечкенәдән усал биана белән куркытып үстерүе, ә кайнаналарның бәгъзесе киленәрне хаксыз рәвештә булдыксызга һәм ялкауга чыгаруы билгеле. Киленнәрнең дә кайберсе дә кимен куймаган: үзләренә ир үстереп биргән аналарны алар, алдында ярарга тырышса да, эченнән барыбер убырлы карчык, аждаһа, дип атаган. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романында тасвирланган кайнана-килен мөнәсәбәтләренә күпләр шакката. Мәгәр мин үзем монда «Гөлчәчәк» әкиятенә киная абайлана дип саныйм. Яхина әсәре басылганнан соң да, бигрәк тә, ул экранлаштырылып, телевидениедән күрсәтелгәч тә, убырлы карчык кайнана; картаймыш көнендә дә әнисе итәгеннән аерылырга теләмәгән, дөньяның бар үчен хатыныннан алган деспот Мортаза; карусыз мескен килен образлары ризасызлык уятты. Әйе,  роман персонажлары йөзләгән матур, якты әкиятләрдән түгел, шушы төксе әкияттән алынган булса кирәк.  

Әкият каһарманы Гөлчәчәк хәзерге заман авторы сурәтләгән  героинядан тәвәккәлрәк, кискен хәрәкәткә сәләтле  икән: кайнанасы һәм ире югында ул мичтәге күмәчне кыстыра да үз авылына – әниләре янына йөгерә. Ләкин бүре кыяфәтенә кергән бианасы тешеннән һәлак була. Халык әкиятендә вәхшилек күп. Гомумән, бу әкият балалар өчен түгел. Аның төбеннән нибары бер мәгънә, мораль «казып» чыгарырга мөмкин: кайбер татар ирләре анасы белән хәләл җефете арасындагы мөнәсәбәтне көйли белми… Ир кешенең дөрес фикерли, эшли һәм, нәрсә матурлап торасы – ир була белмәве аркасында гаиләләрдән (димәк, милләттән дә) бәхет, бәрәкәт китә, фаҗигалар килеп чыга…  Психиканы зарарлый торган мондый әкияттән балаларны саклау хәерлерәктер.

Балалар өчен зарарлы «фастфуд»лар рәтенә француз язучысы Шарль Перроның мәгълүм «Кызыл калфак» әкиятен дә кертер идем. Беренче җөмләләрдән үк биредә татар кешесе аңлый алмастай хәлләр башлана. Татар хатыны бәләкәй кызын бүреле урман аша, япа-ялгызын әбисенә күчтәнәч илтергә җибәрмәс иде. Хәтта сабыйлар, гаҗәпләнеп: «Әнисе Кызыл калфакны нигә шулай яратмаган?», «Бүрене күргәч, Кызыл калфак ник йөгереп качмаган?», «Бүре ашказаныннан Кызыл калфак белән әбисен тереләй коткарып буламыни?»  – дип сорый.

Француз фольклорына нигезләнгән әлеге әкиятне Перро чынлыкта балалар өчен иҗат итмәгән. Һәм оригиналь вариантта кыз бик кечкенә дә булмаган…  Автор монда ике аяклы «бүреләр»не күздә тоткан. Оригиналь вариантта мәгънәсе болайрак: җиткән кызлар аулак җирдә ялгыз гына йөрмәсен. Матур сөйләп, соңыннан үкенечкә калдыра торган «бүреләр» белән дөнья тулы, сак булыгыз. Билгеле инде, Перро поэмасында (ул әкиятләрен шигъри калыпта язган булган, фәкать русчага тәрҗемәчеләр аларны әкият формасына кертеп, балалар өчен адаптацияләгән) кызны бүре корсагыннан беркем дә ярып алмый.

Француз әкияте төбендә нинди генә әхлак ятмасын, дөнья фольклорында ул әле иң кәттәсе түгел икән. Рус халык әкияте «Маша һәм Аю» шундыйрак фикергә этәрә. Маша исемле кыз ахирәтләре белән җиләк җыярга китә. Әбисе-бабасының, дус кызларыннан аерылмаска, дип ныклап кисәтүенә карамастан, ул барыбер алардан аерылып кала да адаша, йөри-йөри Аю йортына барып чыга. Кызны күргәч, Аю шатлана инде, миңа ботка пешерерсең, мичкә ягарсың ди. Шулай итеп, Маша урманда, Аю өендә яшәп кала, әмма әби-бабасы янына кайтып китү уеннан кайтмый, ахыр чиктә, аны тормышка ашыра да.

Балаларга бу әкият балалар бакчасыннан ук таныш. Тәрбиячеләр, әкиятне сөйләп, аның кызларны уңган һәм эшчән, туган-тумачасын ярата торган һәм өй җанлы итеп тәрбияләве турында балаларга аңлата, кызның тапкырлыгына, мөстәкыйльлегенә сокланырга өйрәтә.

Чынлыкта Маша соклануга лаекмы соң? Беренчедән, аңа бит дусларыннан калмаска дип әйтелгән иде –  ә ул өлкәннәр сүзен колагына да элмәде. Икенчедән, Маша кечкенә кыз түгел – кабартма пешерерлек һәм мичкә ягарлык булгач, ул  инде иң киме үсмерлек чорына җиткән. Димәк, борынына ис  кергән. Әнә шул ис аны маҗара эзләргә алып китә һәм Аю йортына китереп җиткерәдер.  Әкият яшерен мәгънәгә ия. Бүгенге заман психологлары аны кыз баланың инициациясе, өлкәнәю чорына күчүе турында дип саный. Интернет-форумнарда катнашучылар  һәм психологлар Аюны бердәм рәвештә урман хуҗасы, олы яшьтәге ир дип исәпли. Сиздегезме эшнең кая барганын?  Әкият терапевтлары дигән белгечләр бар. Белгечләр төрле әхлакый чирләрне һәм психик тайпылышларны белдерер өчен терминнар уйлап тапкан. Наталья Олифирович исемле психолог, мәсәлән,  Аюны… педофил дип саный.  Алайга китсә, мут һәм иртә җитлегүче, урманда бүреләр белән танышырга да тартынмаган француз туташы – Маша янында бишектәге сабый икән әле…

Русия аниматорлары мәшһүр әкияткә аллюзия (мәгънәсенә яки сюжетына ишарә) буларак шушы ук исемдә мультсериал эшләде. «Маша һәм Аю» мультфильмы тиз популярлашып китте. Шулай итеп, кешеләр аңына халык әкиятендәге таныш героиняның образы үзгәртелеп, модификацияләнеп яңадан кертелә. Маша хәзер – шук, тиктормас һәм самими, биш яшьләрендәге (өч тәгәрмәчле сәпиттә генә җилдерә әле!) кызчык. Аю йортына ул, үз өенә кергәндәй, теләгән вакытында керә, теләсә нәрсә кылана. Чөнки белә: ничек кенә йөдәтсә дә, нинди генә зыян салса да, Аю (интеллектуал, киң күңелле, сабыр, юмарт һәм мәрхәмәтле рус иренең җыелма образы) аны ачуланмаячак.

Сериал 2009 елда дөньяга чыкты. Бүген ул утызга якын телгә тәрҗемә ителгән, аны дөньяның 130 илендә (гарәп-мөселман илләрен дә кертеп) карыйлар. «Маша һәм Аю»ны уңышлы хосусый бизнес-проект дисәләр дә, чынлыкта ул дәүләт заказына охшап тора: дөньяга табышмак тоелган «русская душа» монда уңай яктан күрсәтелә, мультфильм персонажлары аша Русия дигән гаҗәеп дәүләткә симпатия уяна. Әйе, милләтнең рухын, күңел байлыгын шыксыз итеп күрсәткән оригиналь фольклор әсәре инде реабилитацияләнде, хәтта оныттырылды, дияргә дә булыр… иде. Булыр иде, тик менә психологлар гына нигәдер һаман канәгать түгел. Алай гынамы! Популяр мультсериалны алар бала психикасы өчен зарарлы, дип саный. Сериал фастфудындагы «гөнаһсыз сабый» – тыңлаусыз, көйсез, киребеткән Маша нинди үрнәк күрсәтә балаларга? «Олыларны тыңламаска, тирә-юньдәге һәрнәрсәне туздырырга, ватарга-җимерергә» дигәннеме?! Әллә «әти-әни һәм башка өлкәннәр барысы да – бәләкәйләрнең һәр теләген үтәүче, күңелен күрүче хезмәтчеләр» дигән остаханә үткәрәме? Җәмгыять каршында җаваплылык тойган педагоглар һәм психологлар мультсериал турында ачык чыганаклардан нәкъ шундый фикерләр яңгырата. Шәхсән үз күзәтүем дә аллы-гөлле түгел: «Маша һәм Аю»ны бер-ике караган бала инде өлкәннәрнең әкият сөйләве белән кызыксынмый, ул мультсериал бәйлелегенә тиз эләгә.

1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (7 оценок, среднее: 4,29 из 5)

Загрузка...