Марат Кабир

Страна: Россия

Марат Кабиров (род. 23 августа 1970, Чуракаево, Татарская АССР) — татарский писатель, работающий в разнообразных жанрах, включая ужасы, триллер, фантастику, фэнтези, мистику, драму, поэзию, юмор. В республиканских изданиях Башкортостана и Татарстана публикуется с 1985 года. Известен как поэт, прозаик, юморист, сценарист. Выпустил несколько сборников стихотворении. Концерты многих исполнителей современной татарской эстрады как Хания Фархи, Гузель Уразова, Ризван Хакимов, Айдар Галимов основаны на его сценариях. Автор множество текстов для песен. Написал около двух сотен рассказов, несколько десятков повестей и романов. В 2000-х годах открыл свой официальный сайт в Интернете и чуть позже начал создавать цифровые книги на татарском языке в форматах pdf, exe, chm, fb2, mobi, epub. Под его руководством создано интернет-издательство татарских цифровых книг и торговая площадка WebKitap, где каждый писатель может сам разместить своё произведение.


Country: Russia

Marat Kabirov (born August 23, 1970, Churakaevo, Tatar ASSR) is a Tatar writer working in a variety of genres, including horror, thriller, science fiction, fantasy, mystery, drama, poetry, humor. It has been published in the republican publications of Bashkortostan and Tatarstan since 1985. He is known as a poet, novelist, humorist, screenwriter. He has published several collections of poems. Concerts of many performers of modern Tatar pop such as Haniya Farhi, Guzel Urazova, Rizvan Khakimov, Aidar Galimov are based on his scripts. The author of numerous texts for the songs. He wrote about two hundred short stories, several dozen novels and novels. In the 2000s, he opened his official website on the Internet and later began to create digital books in the Tatar language in pdf, exe, chm, fb2, mobi, epub formats. Under his leadership, an online publishing house of Tatar digital books and a trading platform WebKitap were created, where each writer can post his own work.

Отрывок из повести“Акбабай

Авылда нинди хәлләр килеп чыкканын Гәрдәншакир да белми иде. Теге вакытта Гәрдәншакир Зөләйханы үз өенә алып кайтты, кызның хәлен белешкәч, аның сеңелләрен дә үз канаты астына алды. Әлбәттә, ачлык заманда киң күңелле булу җиңел нәрсә түгел иде, гаилә ишәеп киткәч, тормыш итү тагы да ныграк авырлашты, тик егет бу тома ятимнәрне урамда калдырырга теләмәде. Тиздән Зөләйха белән мөнәсәбәтләре бик тә якынаеп китте, ә берничә елдан никах укытып, ир белән хатын булып яши башладылар. Ачлык газабы әкеренләп артта калды, өстәлләр сыйдан сыгылып тормаса да, җан ялгап яшәрлек мөмкинлек бар иде, большевиклар җир бүлеп бирде, тора-бара мал-туарлы да булдылар, ялкауланмый эшләсәң, көне-төне тиреңне түксәң, азмы-күпме мантып та китәргә мөмкин,   шулай итеп, дөнья бераз көйләнә төште, большевикларның “рәхәт тормыш”, “коммунизм”, “хөррият” дип сөйләнүләре бөтенләй үк буш сүз түгелдер сыман тоела башлады. Гәрдәншакир белән Зөләйханың улы, аннан соң кызы туды. Илдә ничәнче гасыр, нинди хакимият булуына карамастан, алар бәхетле һәм гомер буе шулай калырлар сыман иде…

Колхозлашу башлангач та Гәрдәншакир анда керергә ашыкмады, башта карыйк әле ниндиерәк нәрсә икәнен, аннан күз күрер, дип уйлады ул, ата-бабалар бер дә юктан гына керереңнән элек чыгарыңны уйла дип әйтмәгәндер бит. Ләкин урамда ике уйлап тора торган заман түгел иде, заман ике уйламады, хәтта бер дә уйламады ул, тотты да ватты. Гәрдәншакирнең уйлаганын көтеп тормадылар, килделәр дә мал-туарыннан алып, савыт-сабасына кадәр кырып-себереп төяп киттеләр, үзен себер сөрделәр, гаиләсенә “кулак калдыгы” дигән мөһер тагылып калды. Ике баласын күтәреп озатып калды Зөләйха, күңеле тулса да, тәгәрәп ятып елар чиккә җитсә дә түзде, еламады, ә мылтыклы кешеләр соңгы тапкыр кочаклашып хушлашырга да ирек бирмәделәр, төрткәләп ашыктырдылар, әйтерсең, совет иленең язмышы аларның берничә минутка ашыгу-ашыкмавына бәйле иде. Иреннән калгач, керфеге кипмәде Зөләйханың, әтисен үтереп, барлык мөлкәтләрен талап алганнары күз алдыннан китмәде, шуңа күрә, үзен дә гаепле итеп сизде, мулла кызы булмасам, бәлки Гәрдәншакиргә тимәсләр иде, һәлак иттем бердәнберемне дип өзгәләнде. Ахирәтләре аны төрлечә  юатып маташты:” Елама инде шулкадәр. Бер синең ирең генә киттемени, бөтен ил белән бит!.. Син бәхетле әле, минекен, әнә, капка төбендә үк атып үтерделәр…” Ахирәтләренең хаклы икәнен белсә дә тыела алмады ул, әйтерсең лә, алда нинди фаҗигаләр көткәнен күңеле сизенә иде…

Күзләре яшь белән тулы булгангамы, асылда нинди хәлләр барганын беркем дә күрмәде. Ә кем белә, бәлки, сизгәннәрдер дә, күргәннәрдер дә, тик соңыннан онытканнардыр, җилле-давыллы, канлы өермәле хәтәр заман иде бит.

Авыл очында яшәгән Гаделҗанның өенә бер төркем яраннарын ияртеп Кызыл Хаким килеп керде һәм исәнлек-саулык та сорашып тормыйча, канлы итеген дә салмыйча, түргә узды, ике яраны, каны да кибеп бетмәгән кылычларын суырып чыгарып, ишек төбенә басты, Кызыл Хаким өстәл өстендәге барлы-юклы савыт-сабаны идәнгә сыпырып төшерде дә, аны бүлмә уртасына куйды, ә Гаделҗанны шул өстәл артына бастырды һәм тимер тавыш белән сүз башлады:

— Ни өчен колхозга кермисең?

— Мин ни… кердем колхозга…— Бер нинди гаебе булмаса да Гаделҗанның тез буыннары калтырап төште.— Атымны илтеп бирдем… Үзем дә шунда эшләп йөрим…

— Димәк, бер гөнаһың да юк инде?

— Юк…—диде Гаделҗан һәм ник алай әйткәненә үкенеп куйды, гөнаһым юк дип әйтү үзе зур гөнаһ ич.

— Ә ник калтыранасың? Гөнаһың булмагач, нәрсәгә куркасың?

— Курыкмыйм ич…

— Курыкмыйсың?! Димәк, син Совет власыннан курыкмыйсың? 

Кызыл Хакимнең тавышы бер дә юньлелек вәгъдә итми иде, Гаделҗан хәйләләшергә уйлады:

— Курыкмыйм совет власыннан, чөнки ул безнең влас. Мин аны яратам…

— Көненә ничә тапкыр?— Гаделҗанның аңламый торуын күргәч, ул кабатлап сорады,— Көненә ничә тапкыр яратасың?

— Кемне?

— Совет аласын…

— Яратмыйм… Юк, сез дөрес аңламадыгыз… 

Кызыл Хаким яраннарының берсенә борылды:

—Яз:”Совет власыннан курыкмыйм. Мин аны яратмыйм. Шулай итәм совет валасын, дип әйтте”,— һәм ул барсын да дөрес яздыммы дигәндәй, Гаделҗанга карады.— Үзең шулай дип әйттең ич.

— Юк, сез мине дөрес аңламадыгыз… Мин…— Гаделҗан тамагына килеп тыгылган рәнҗүдән тотлыгып калды.— Мин… Сез ялгышасыз…

— Син совет власын наданлыкта, аңсызлыкта гаеплисеңме?! Аны ялгыш юлдан баруда гаеплисеңме?!

Гаделҗан, азатлык, гаделлек, муллык алып киләчәк революцияне кәпәч чөеп каршылаган, үзе дә кулыннан килгәнчә кызылларга хезмәт иткән, иң беренче булып колхозга кергән һәм авылдашларын да шуңа үгетләп йөргән кеше, мондый нахак сүзләрне ишеткәч, елап җибәрердәй булып, күзләрен мөлдерәтеп басып тора иде. Хәленең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлый иде ул, аны шушы мизгелдә ук атып үтерергә дә, адәм мәсхәрәсе итеп урам уртасына чыгарып кыйнарга да, төрмәгә алып китәргә дә мөмкиннәр, үзен генә түгел, гаилә әгъзаларын да мәсхәрәгә төшерү бер ни тормый болар өчен, ә аның чибәр хатыны, буйга җитеп килгән кызы бар, шулай булгач, калтыранмас җиреңнән калтыранырсың да, еламас җиреңнән елап ялварырсың. Ләкин Кызыл Хаким җәзага тотынырга ашыкмады:

— Ярый, бу сүзләрең өчен соңрак җавап бирерсең. Ә бүген без синең байлыгыңны тикшерергә килдек.

— Булганын колхозга биреп бетердем инде.

— Бөтенесен дәме?

—Савыт-сабаның беразы калды инде… Аннан соң…

— Ансы безне кызыксындырмый.

— Бүтән байлык калмады инде…

— Ә калган булса?

Кызыл Хакимнең янаулы тавышын ишеткәч, Гаделҗан үз милегендә калган мөлкәтне тагын бер кат барлап чыкты.

— Юк. Бүтән бернәрсә дә юк.

—Тапсак, конфисковать итәбез. Ә үзеңне…

Гаделҗан хәзер өйнең астын-өскә китереп эзләнә башларлар дип көткән иде, ләкин эзләнүче булмады, хәтта берсе бер хәрәкәт тә ясамады. Бер мизгелгә тынлык урнашты, бөтен дөнья кинәт катып калгандай тоелды. Бераздан Кызыл Хаким телгә килде:

— Күңел байлыгыңны чыгарып сал!— Моны ничек аңларга да белмәгән Гаделҗанның ике иңсәсенә ике яранның кылычы ятты, кылыч йөзендә хатынының һәм кызының шәүләсен күреп ул миңгерәүләнеп калды, ә Кызыл Хаким тылсымчы сыман бер хәрәкәт ясады да өстәлгә ымлады.— Менә монда сал барсын да.

Һәм Гаделҗан, моның ничек болай булуын үзе дә аңламастан, күңелендәге бөтен уй-фикерләрен, хис-тойгыларын, чынлап та, өстәлгә тезә башлады: курку, өмет, сабырлык, мәхәббәт, диндарлык, ышаныч, шик, зар… Ниләр генә юк икән кеше күңелендә. Өстәлгә бер-бер артлы килеп яткан байлыкны Кызыл Хаким үзенә генә билгеле бер тәртип белән төркемнәргә бүләргә тотынды, кулы уйнап кына тора, күрәсең, бу эштә шактый тәҗрибәле иде ул. Бераздан Гаделҗанның күңелендә бер байлык та калмады, ул, сәер битарафлык белән, тере мәет сыман, басып тора иде.

Юлбашчыга табыну, Коммунистлар партиясенә бирелгәнлек, социалистик ватанга тугрылык, капитализмга нәфрәт,   хезмәт сөючәнлек, буйсынучанлык,—дип санап китте Кызыл Хаким, үзенең кызыл папкасыннан рухи байлыклар алып һәм аларны Гаделҗанга тоттырды.— Менә шушыларның барсын да күңелеңә салып куй! Һәм күз карасыдай сакла. Әгәр берәрсен генә югалтсаң да, без сине җиде кат җир астыннан эзләп табачакбыз.                

Гаделҗан аларны бик кадерләп, күңеленең иң түренә салып куйды. Кызыл Хаким өстәлгә карады. Бик зур байлыгы юк иде бахырның. Шулай да аның диндарлыгын, милли хисләрен, ирек сөюен, белемгә омтылышын, горурлыгын алып үз папкасына салып куйды:

Болары — капитализм калдыгы — конфискациягә,— дип аңлатты ул, һәм күңел байлыгының калган өлешен Гаделҗанга кире бирде,,— Синең партия алдында гаебең зур, ул гөнаһлар өчен җавап бирергә туры киләчәк. Бүгенгә тимибез, тик онытма, без теләсә кайсы вакытта килергә мөмкинбез.            

Кызыл Хаким чыгып киткәч,  Гаделҗан һушына килә алмыйча озак торды, ә үз акылына кайткач, әнисен югалткан бала сыман, үкереп-үкереп еларга тотынды. Озак елады ул. Бераздан күрше йортларда да шундый ук сыктау, иңрәү авазлары ишетелә башлады.

Ә авылның икенче очында, Кызыл Хаким турындагы хәбәрне ишетеп, кешеләр, мөлкәтләренең бер өлешен төрле урыннарга күмеп куйган кебек, күңел байлыкларын да яшерергә тотындылар. Кемнәрдер тотылды, кемнәрдер бик ерак яшерделәр дә, соңыннан үз байлыкларын үзләре дә табалмады, кемнәрдер, чынлап та, саклап алып калды, ләкин аны кеше күзенә күрсәтергә куркып яшәделәр. Кызыл Хаким һәркемнең күңеленә яңа властьның рухый байлыкларын салып чыкты, һәм ул байлыкларны куркуга төреп бирде, ә эзендә, гадәттәгечә, кан һәм күз яше саркып калды, авылның бер өлешен шундук атып үтерделәр, бер өлешен сөргенгә озаттылар, калганнарына тагын да хәтәррәк фаҗига эләкте: алар үзләренең җәза көнен көтеп яшәргә мәҗбүр ителделәр.

Кешеләр, үзләренең милкен, мөлкәтен талаганны күреп-әрнеп торсалар да, рухый байлыкларын талаган Кызыл Хакимне вакытында күрә алмадылар.


 1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (2 оценок, среднее: 5,00 из 5)

Загрузка…